Балалар юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

2018 елның 13 июле, җомга

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге белгечләре мәктәп яны лагерьларында балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Хезмәткәрләр бигрәк тә җәяүле кичү һәм светофорга аерым басым ясадылар. Балалар төрле тукталышларда булып, викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда, уеннарда катнаштылар, биремнәр чиштеләр.

Хезмәкәрләр әйтүе буенча мондый чаралар балаларны куркынычсыз тәртибенә һәм сак булырга  өйрәтә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International