Узган якшәмбедә 19 сәгатьләр тирәсендә Шәмәк авылы янындагы Борындык-Боерган перегонындагы тимер юлны аркылы чыгу урынында дүрт егет “ВАЗ-2109” автомобилендә поезд астына эләгеп һәлак булдылар. Канаш дистанциясе инфраструктурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, тимер юлда кисәтүче светофор да, хәвеф сигнализациясе дә төзек эшләгән.
Дүшәмбе көнне районның гадәттән тыш комиссиясе әлеге фаҗига уңаеннан киңәшмәгә җыелды. ЮХИДИнең теркәү һәм имтихан алу бүлеге начальнигы Илдар Гыймалетдинов белдерүенчә, вакыйга болай була: Шәмәк авылында яшәүче 1997 елгы Михаил Комиссаров Иске Мәртледән Буа ягына барганда, тимер юлны аркылы чыгу урынындагы светофорның кисәтүче кызыл утына игътибар итми. Нәтиҗәдә ул идарә иткән автомобиль Ульяновск ягыннан килүче “Волгоград-Нижневартовск” пассажир поездына бәрелә. ДТПда йөртүче үзе, аның пассажирлары - Чуаш Биморзасы авылында яшәүче 1998 елгы Владислав Чашкин, шушы ук авылдан 1996 елгы Василий Михайлов, Шәмәктән 1997 елгы Олег Убанеев алган җәрәхәтләреннән һәлак булалар. Михаил Комиссаров Ульяновск автомәктәбен тәмам-лаган. Гомуми йөртүче стажы 6 ай гына була.
Киңәшмәдә катнашкан Горький тимер юлының Казан регионының Канаш дистанциясе инфраструктурасы начальнигы урынбасары Васил Тимергалиев белдерүенчә, поезд сәгатенә 75 километр тизлек белән килгән. Машинист переездга җитәргә 100 метр кала үз юлында автомобиль күргәч, экстрен тормозга баса. Тик бу вакыт эчендә генә составны туктатып өлгерү мөмкин түгел ди, белгеч. Поезд автомобильне 412 метр тимер юл буйлап төртеп барган. Нәтиҗәдә локомативка да зыян кил-гән.
112 номерына әлеге фаҗига хакында хә-бәр килеп ирешүгә га-дәттән тыш хәл буенча хезмәтчелекләр әлеге урынга килеп җитәләр. Тимер юлда хәрәкәтне озак вакыт тоткарлауга ирек куймыйча, киртәләрне алалар. Хәрәкәт 20 сәгать 50 минутта яңартыла.
Киңәшмә ахырында комиссия җитәкчесе Ранис Камәртдинов район территориясендәге тимер юлны аркылы чыгу урыннарында игътибарны тагын да көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кушты. Безнең территориядә барлыгы 11 тимер юлны аркылы чыгу урыны исәп-ләнә. Киләчәктә аларда видеокамералар урнаштыру турында сөйләшү алып барылачак.
Алар су коенырга ашыккан
Без, “Буа-Информ” хез-мәткәрләре, фаҗиганең икенче көнендә бәхет-сезлек урынында булып, мәрхүмнәрнең авылдаш-лары белән очраштык. Тимер юлны аркылы чыгу урынында анда-санда яткан автомобиль ватыклары гына авария хакында искәртә. Тимер юл тирәсендә юл билгеләре бар, даими сүнеп-кабы-нучы хәвеф сигнализациясе эшләп тора. Иң беренче җирле үзидарәдә булдык. Хезмәткәрләр авылда дүрт кеше үлеме белән очланган мондый авыр фаҗиганең булуын хәтерләмибез, диделәр. Бу көнне Комиссаровларда авылның чират көтүе булган. Кич эшләр тәмамланганнан соң, яшьләр, сүз берләшеп, Таковарга су коенып кайтырга дип, юлга кузгалалар. Тик барып җитү насыйп булмый. Өлкән яшьтәге Алексей Савельев күз алдында үскән егетләрнең үлеменә ышанырга кыен икәнен белдерә:
-Кичә кич кенә күрдем бит үзләрен. Василий һәм Владислав безнең урамда, күршедә диярлек үстеләр. Берсеннән-берсе уңган, тырыш иделәр. Ульяновск өлкәсенә китеп эшләделәр. Ялларга кайткач күреп сөйләшә идем үзләре белән. Чашкиннар әле менә яңа йорт өлгерттеләр. Тик Владикка аның рәхәтен күрү насыйп булмады, - ди.
Евгений Кузьмин гаиләсе өчен бу фаҗига икеләтә югалту китергән.
–Өйләренә уза алмыйм, авыр. Владислав Чашкин минем ягымнан туган. Ә күршедә үскән Василий Михайлов хатынымның бертуганының баласы, - ди.
Бөтен республиканы тет-рәндергән фаҗига тагын бер кат тимер юл ялгышуларны кичермәгәнне кисәтә.