1 НОМЕРЛЫ ЗОНА ЭЗЛӘҮ-КОТКАРУ ОТРЯДЫ КИСӘТӘ

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Буалылар, 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды кисәтә: бәхетсезлеккә юлыкмас өчен, һичьюгы төп кагыйдәләрне онытмагыз. Иң элек су коену өчен моның өчен махсус урыннарны сайлау мәслихәт. Һава температурасы +20, суныкы +18 градустан түбән булганда суга керергә ярамый .Анда да 3-5 тапкыр 10-15 минутлап кына коенырга кирәк. Суда организмның суынуы аеруча куркыныч, моның аркасында кеше тирән булмаган урында да батарга мөмкин. Ашаганнан соң 1,5-2 сәгать вакыт узарга тиеш. Балаларны  су буена үзләрен генә җибәрергә ярамый. Шулай ук, бигрәк тә йөзә белмәгәндә камера, такта кебек  йөзү чаралары кулланмавың, этеп-төртешеп уйнамавың, башкаларны куркытмавың, караңгы вакытта коенмавың, спиртлы эчемлекләр эчкән килеш суга кермәвең хәерле. Бәла килеп чыккан очракта 112 номеры буенча коткару хезмәтчелегенә хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International