Районның барлык төр хуҗалыкларында яшел урак иң кызуында. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 июльгә печән тиешленең 51, сенаж 59 проценты күләмендә хәстәрләнгән. Саннар теле белән әйткәндә, кышлыкка шул чагыштырмада 7374 һәм 51544 тонна азык тупланган.
Район буенча һәр бер башка 10,4 центнеразык тупланган.Хуҗалыкларга килгәндә элеге күрсәткеч “Йолдыз” хуҗалыгында 22,1, "Кыят"та - 20,1, "Ямбулат"та - 18,3. Шул ук вакытта "Алан"да әлеге күрсәткеч 4,2, “АгроНур”да -4,4 центнер тәшкил итә..