РАЙОНДА ТРАДИЦИОН КОМБАЙННАР ПАРАДЛАРЫ БАШЛАНДЫ

2018 елның 19 июле, пәнҗешәмбе

Быел бу чарага старт “Авангард” агрофирмасында бирелде. Хуҗалыкның уракта катнашачак “кыр кораблары”,  шулай ук аларга урында хезмәт күрсәтәчәк ремонт бригадасы техникасы, янгын сүндерү машинасы тигез рәтләргә тезеп куелган кырга барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкч-еләре, баш инженерлары һәм баш агрономнары да җыелды. Алар, район җитәкчеләре катнашында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек инспекциясе, агрофирма, дәүләт техника күзәтчелеге ида-рәсе белгечләре башта комбайннарның техник төзеклеген, механизаторлар белән комплектлаштырылуын, аларның йөртүче таныклыклары тәртиптә булуын, янгын сүндерү, беренчел медицина ярдәме күрсәтү аптечкасы, башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителүен  җентекле тикшерделәр. Һәр җитешсезлек аерым дәфтәргә теркәп барылды. Берочтан механизаторлар белем дә өстәделәр – агрофирманың шәфкать туташы Дания Ваһапова үз-үзләренә, бер-берсенә беренчел медицина ярдәме күрсәтү, куркынычсызлык техникасы буенча инженер Ренат Гатауллин  янгын сүндергечне дөрес куллану турында сөйләделәр. Аннан чират уңышны югалтуларсыз җыеп алуда мөһим факторларның берсе булган өлешкә – комбайннарның герметиклылыгын тикшерүгә җитте. Бөртек коелу-коелмавы җәймә өстендә суктырып ачыкланды.

– Агрофирмада зур югалтуларга юл куелмаячагы күренә. Кайбер комбайннарда герметиклылык буенча берникадәр хилафлыклар булу тиз арада төзәтерлек. Бу шулай ук техник әзерлеккә дә кагыла. Тулаем алганда, биредә комбайннар уракка тулысынча әзер, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов, кыскача анализ ясап. Берничә комбайнчыга кичекмәстән кожухларны урнаштырырга кушты. Бу беренче чиратта куркынычсызлык техникасы өчен кирәк. Комбайнчылар каршында чыгыш ясаган муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров,  идарә начальнигы Радик Даутов та уракны уңышлы  башкарулары белән бергә һәр көнне өйгә исән-имин кайтуларын теләделәр. Марат Азат улы быел да тырышып эшләүчеләргә матди стимуллаштыру булачагын әйтте.

– Былтыргы кебек комбайнчыларны эш урыннарында – кырда бүләкләячәкбез. Конкурс шартлары һәм премияләр суммасы  да шулай ук кала, – диде ул. Ә бүгенге конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә 4, 3 һәм 2 мең сум күләмендәге бүләкләрне агрофирма җитәкчелеге әзерләгән иде. Аларга беренче урынны алган Наил Зәйнетдинов, комбайны әзерлеге икенче урын белән билгеләнгән Алексей Захаров, өченчене алган Радис Төхфәтуллов лаек булдылар. Директорның беренче урынбасары Расыйх Яфизов яхшы әзерлектә булган башка комбайнчыларга 1әр мең сум тапшырылачагын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International