Күчемсез милеккә булган хокукларны теркәү процессы турында, фатирга карата булсын, җир кишәрлегенә карата булсын, граңданнарда сораулар күп туа. Аларга җавапны Татарстан Росреестырының колл-үзәгендә алырга була.
Бу хезмәт кадастр исәп-хисабы һүм хокукларны теркәү буенча белешмә мәгълүмат һүм консультацияләрне оператив рәвештә тәкъдим итү өчен каралган. Росреестрның телефон аша тәэмин итү үзәге белгечләре Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъекты буенча Росреестрның территориаль органнарының адреслары һәм эш тәртибе турында белешмә мәгълүмат бирәләр, кирәкле документлар пакеты, аларның эчтәлеге, эзерләү һәм тәкъдим итү буенча консультация бирәләр, шулай ук Росреестрның рәсми сайты аша электрон рәвештә дәүләт хезмәтеннән файдалануга заявка төзергә яки приемга алдан язылырга булышалар.
Росреестрның колл-үзәгендә мәрәҗагать итеп заявка бирүче Росреестрның территориаль органнарының һәм федераль кадастр палатасы филиаларының кайда урнашканлыгын һәм эш тәртибен, гаризасы буенча документларының, яки дәүләт хезмәтеннән файдалану турындагы заявкасының әзер булуын белә ала.
Заманча технологияләр белән тәэмин ителгән үзәк теләсә кайсы регионда яши торган мөрәҗәгать итүчене кабул итүне, барлык шалтыратуларны теркәүне һәм кирәкле мәгълүматны оператив рәвештә табуны гарантияли. Әгәр мөрәҗәгать иткән вакытта оператор җавап бирә алмаса, сорау өстенә эшкәртелеп, җавап 3-5 көн өчендә завка бирүче өчен җайлы юл белән (телефон, почта, электрон почта аша) бирелә.
Росреестр хезмәте буенча сорауны 8-800-100-34-34 бердәм күпканаллы телефон аша бирергә була. Россия буйлап шалтырату бушлай. Заявка бирүче өчен җайлы булсын өчен, Росреестрның колл-үзәге тәүлек буе эшли.