ЭЛЕВАТОР АШЛЫК КАБУЛ ИТӘРГӘ ӘЗЕР

2018 елның 20 июле, җомга

Шушы көннәрдә Буа элеваторының агымдагы ел уңышын кабул итәргә һәм сакларга әзерлеге тикшерелде.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, бөртек сыйфатын бәяләү үзәге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләреннән торган комиссия 12 гектар мәйдан биләгән предприятиенең бөртек кабул итү, киптерү һәм саклау буенча барлык төп биналарында булды. Тикшерү барышында төп игътибар лаборатория әзерлегенә, складлар, автокүтәрткечләр, теркәү журналлары, янгынга каршы чаралар торышына бирелде. Предприятие җитәкчесе Газинур Хәкимов әйтүенчә, былтыр  хуҗалыклардан 103 мең тонна ашлык кабул иткәннәр. Агымдагы елда да шуннан ким булмас, дип планлаштыралар.

– Моның өчен элеватор тулысынча әзер. Бүген 115 кеше хезмәт куйса, сезон вакытында эшне ике сменада оештыру өчен аларның саны 140ка җитәчәк.  Матди-техник базаның әзерлегенә килгәндә, 17 складның барысы да чистартылды, корткычларга каршы эшкәртелде. Ашлык саклау өчен булган ике зур складның түбәсе алмаштырылды.  Киптерү агрегаты ремонтланды. 5 мең квадрат метр мәйдан бетон салып тигезләнде. Янгын куркынычсызлыгы өлкәсен тагын да ныгыту максатында биналарда янгынга каршы сигнализацияләр урнаштырылды. Апрельдән алып дәвам иткән төзекләндерү эшләре төп белгечләр билгеләнеп башкарылды. Бу тиз һәм сыйфатлы эшләү мөмкинлеге бирде, – ди ул. Комиссия дә предприятие әзерлегендә зур хилафлылкар тапмады. Предприятиедә эшләүчеләр өчен ял итү өчен шартлар тудыруны да хупладылар. Мәсәлән, алмагач бакчасы булдыруны.

– Бүгенге көнгә инде республика элеваторларының яртысы тирәсе тикшерелде. Аларда кебек үк буалылар да яңа уңышны кабул итүгә җитди әзерләнгән. Аларның эшенә яхшы бәя бирелде, – ди министрлыкның азык-төлек базары үсеше бүлеге начальнигы Дмитрий Яшин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International