Чүп-чарга башка урын юк

20 июль 2018 ел., җомга

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык булышлыгы белән "Чүп-чарга башка урын юк" Регионара иҗтимагый оешмасы "Башкарабыз!" исемле Бөтендонья чисталык көне үткәрә. проект 2018 елның 15 сентябрендә табигать территорияләрендә чүп-чарны чистарту масштаблы ирекле иҗтимагый акция үткәрүне күздә тота. Бу чара - граҗданлык инициативасы. аның максаты - законсыз чүплекләр  белән көрәшүне оештыру, шәһәр яны ял зоналарында тәртип салу. Һәм иң мөһиме - яшәүчеләрнең игтибарын экология проблемасына юнәлдерү, табигатькә сакчыл караш булдыру.

"Башкарабыз" акциядә районыбызның битараф булмаган теләсә кайсы кешесе катнаша ала: ялгызы гына, дуслары белән, күршеләр һүм коллегалары белән дә. Шул рәвешле хәрәкәтнең үсешенә синең дә өлешең керә.

Бөтендонья чисталык көне региональ координаторы - спиридонов Дмитрий Алексеевич, тел.89991557415.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International