Буа шикәрчеләре кече Сабантуйда

2018 елның 21 июле, шимбә

Предприятиедә хезмәт куючылар, аларның балалары һәм буалылар бу максатта шикәр заводы паркына җыелды. Икенче тапкыр үткәрелүче кече Сабан туенда традиция буенча башта алдынгыларны тәбрикләделәр, заводның җыр-моңга осталары концерт номерлары белән чыгыш ясады. Аларга төрле милли уеннар, спорт ярышлары кушылды. Балалар өчен дә аттракционнар оештырылды, сәүдә рәтләре эшләде. Яңа сезон алдыннан эшчеләр рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International