Пенсия фондының сайтында шәхси кабинетында ике дәүләт хезмәте тәкъдим итү белән бәйле яңа сервислар үз эшен башлап җибәрде.Алар - граҗданнар авияциясе һәм күмер сәнәгате өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләргә пенсиясенә өстәмәләр билгеләү, шулай ук аерым казаныш һәм күрсәткән хезмәтләр өчен өстәмә материаль ярдәм билгеләү. пенсия фондының әлеге түләүләргә гаризаны хәзер РПФ сайты аша электрон форматын бирергә була. Бу очракта шәхси кабинет сервисыннан файдаланырга була.
Пенсиягә стәмә түләүләргә граңдан авияциясе, һава судносының җәйге экипаң әгъзалары хокуклы. Боларга пилотлар, штурманнар, борт инженерлары һәм механиклары, шулай ук күмер сәнәгате оешмалары хезмәткәрләре, мәсәлән, тау эшчеләре, проходчиклар, забойниклар һәм машинистлар керә.
Аерым казаныш һәзмәт күрсәткән өчен остәмә материаль түләү Россия һәм Советлар Союзы Геройларына, "Ватан алдындагы казанашлары" ордены, Хезмәт даны ордены белән бүләкләнүчеләргә, Олимпия чемпионнарына һәм башка кайбер граҗданнарга каралган.
Татарстан Пенсия фонды ел саен граҗданнар авиациясе һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре пенсиясенә өстәмә түләү билгеләү турында 15 гариза, шулай ук аерым казанышлары өчен түләү турында 10 гариза кабул итә.