Буа районында уракка төштеләр

2018 елның 24 июле, сишәмбе

“Авангард” агрофирмасы игенчеләре уракка төштеләр. Алар Татар Аксуы авылы янындагы кырда көзге бодайны җыярга керештеләр. Барлыгы 8 комбайн эшкә эшли. “Кыр корабы” штурвалы артына утыручыларга агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин хәерле эш сәгатьләре, игеннең бер бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алырга насыйп булсын, дип теләде.

"Бирюза" сортлы уҗым бодаеның уңышы 41 ц/га артык тәшкил итә. Барлыгы "Авангард" игенчеләренә  2200 гектар мәйданнан көзге унышны җыеп алырга кирәк. 

Шулай ук "Кыят" һәм "Коммуна" хуҗалыкларында уракка төштеләр. Барлыгы район буенча 55000 гектардан бөртекле культуралар җыеп аласы бар, алар арасында якынча 17000 гектар уҗым. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International