Россиянең иң яхшы олы яшьтәге 12 юртагы арасында ул финишка беренче килеп, “Элита” призын отты - 1600 метр араны 2 минут 2 секундта килде!
Нурвахит авылында яшәүче Дилә һәм Илсур Галимҗановлар хуҗалыгында асралучы бу айгырның республика чабышларында беренче тапкыр гына җиңүе түгел. Аның алдагы елларда да Элита призын отканы булды.
Веселый Роджер күптән түгел Казан Сабантуенда да призер булды. Буа Сабан туенда ике ел рәттән аңа тиңнәр юк.