Бүген, 24 июльдә, Буа муниципаль районында 2019-2021 елларга ТР муниципаль җирлекләрнең социаль-икътисади үсеш фаразларын формалаштыру буенча ведомстваара эшче төркемнең күчмә утырышы булды. Республика Идел буе зонасаның 6 район вәкилен җыйган бу очрашуны ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева һәм Олег Пелевин, Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, аның урынбасары Евгений Семагин оештырды.
Ведомствоара төркем эше барышында республиканың Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарының фаразлары якланды.
2019 һәм 2020 елның план периодына ТР бюдҗет проектын әзерләү кысаларында ТР муниципаль җирлекләрнең социаль-икътисады үсеш фаразлары турында фикер алышу буенча очрашулар бөтен республика буйлап оештырыла. Аның нәтиҗәләре 2030 елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеш Стратегиясе үзгәрешләренә кертеләчәк.
Күчмә утырыш азагында Республиканың икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева район башлыгы Марат Җәббаров белән берлектә шәһәр генә түгел, республика үсешенә дә зур өлеш кертә торган әйдәп баручы предприятияләрдә булдылар. Наталья Александровна "Авангард" ҖЧҖнең "Карлинский" ит оешмасы, "Буа шикәр" ҖЧҖ филиалларында, Буа машина төзү заводы цехларында һәм "Буа элеватор" ҖЧҖдә булды. Шулай ук Буа ветеринар техникумының Ресурс үзәген, "Буа үзәк район хастаханәсе"нең инфекция бүлеген дә карады.