Кош гриппы килеп җитте...

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Дүшәмбе көнгә аның дүрт очрагы рәсми теркәлде.Район ветеринария берләшмәсе баш эпизоотологы Ранис Нигъ-мәтуллин әйтүенчә, Ташкичү, Түбән Наратбаш авылларында берәр, Вольнистанда ике хуҗалыкта тавыкларның һәм үрдәкләрнең шул сәбәпле үлүе расланган. Моннан соң аларда җәмгысы 140 баш кош-корт укол кадап үтерелгән һәм үләт базы янында яндырылган. Вольнистаннан тагын өч, Буадан бер хуҗалыктан пробалар республика ветеринария лабораториясенә җибәрелгән.

Ветеринария табибы раславынча, Вольнистанда вирус таралуга төп сәбәп булып авылга Чуашстаннан кош-корт китереп сату торырга мөмкин. Каза күргән хуҗалар аларны бер үк сатучыдан алуын әйтә. Соңгы күпләп сату 8 июльдә булган. Татарстан Президенты указы белән әлеге торак пунктларда карантин кертелгән. Ул соңгы очрак расланган көннән башлап 21 көн тәшкил итәчәк. Ә соңгысы кайчан теркәләчәген бүген кем дә төгәл әйтә алмый. Шунысы факт – бу чорда әлеге территорияләрдән кош-корт, кошчылык продукциясе, аларга азык һәм азык өстәмәләре чыгару һәм кертү тыела. Мондый вәзгыять күрше Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы районнарына да хас.

Ветеринария табиблары кош гриппы таралуга юл куймау максатында хуҗалыкта кош-корт үлеме турында кичек-мәстән хәбәр итәргә чакыра. Беренче карашка барысы да имин булган очракта да профилактика чаралары турында онытырга ярамый. Кош-кортны, аларга биреләсе азыкны ябык урында тотарга, эш коралларын, башка кирәк-яракларны мөмкин кадәр ешрак дезинфекцияләргә кирәк.  

– Белмәгән кешеләрдән, санкцияләнмәгән урыннарда кош-корт сатып алу аяныч хәлләргә китерергә мөмкин.  Сатучылардан тавык-чебешләрнең, каз-үрдәкнең кош гриппына каршы вакциналаштырылган булуы турында  документ сорарга онытмагыз, – ди Ранис Нигъмәтуллин. Гомумән, әлегә районда кош-корт сату чикләнә. Вирусның Чуашстаннан үтеп керүе билгеле. Шуңа да Буа – Яльчек автомобиль юлында, Чуашстан белән Татарстан чигендә үткән атнада ук ветеринария посты урнаштырылды. Анда ветеринария берләшмәсе, дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге, “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, ЮХИДИ хез-мәткәрләре тәүлек дә-вамында кизү торалар.  Каршы яктан керүче бер генә автомобильне дә туктатмыйча үткәрмиләр. Төп максат – районга кош-кортны, сату өчен булган  кошчылык продукциясен кертмәү. Моннан тыш дезинфекцияләү чаралары да үткәрелә. Җиңел автомобильләр, автобуслар     бер         араны дезинфекцияләүче арбицид препараты белән эшкәртелгән пычкы чүбе җәелгән юлдан үтсәләр, йөк автомобильләренең көпчәкләре әлеге препарат белән дезинфекцияләнә дә. Машиналар хуҗаларына аның үткәрелүе язылган пропуск бирелә.

– Берничә көн дәвамында Татарстаннан  Чабаксар элеваторына иген ташыйбыз. Көн саен иртән ашлык алырга килгәндә постта туктаталар. Бу процедура берникадәр вакытны алса да, тыныч кабул итәбез. Моның нинди максатта эшләнгәнен беләбез, – ди йөртүче Сергей Баринов. Тагылмалы берничә “КамАЗ”ны дезинфекцияләгәнче шактый вакыт узды. Постта бөке дә хасил булды. Йөртүчеләрнең сабырсызланганы сизелмәде.

– Пропуск бирү өстенә дезинфекция ясалган һәр машинаны журналга теркәп тә барабыз. Үткән 12 сәгатьлек сменада мондыйлар саны 38 булды. Автомобильләрне тикшерүгә килгәндә, безгә тәртип бозучылар очрамады, – ди Апас территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторы Зөфәр Мәҗитов. 

Бу бәлане һәр кеше аңлы караганда гына җиңеп булачагын һәркем  аңласын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International