“Уйнагыз, балалар!”

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Протопопово авылында яшәүче Мария һәм Владимир Суркиннар йорт алдыннан  балалар чыр-чуы өзелми. Кемнәрдер моны өнәмәгәндә, алар сабыйларны үзләре чакырып уйнаталар –  берничә ел элек балалар мәйданчыгы булдырганнар.

Бу Мариянең күптәнге хыялы була. Ире Владимир да хуплый аны, мәйданчык ясау өчен материаллар табу турында кайгырта башлый.

– Мин моны үзем генә эшләмәдем. Күршеләребез Кристина һәм Сергей Алановлар, Марина һәм  Евгений Ермолаевлар да теләп кушылдылар. Сергейның техникасы бар, икесе дә эретеп ябыштыручылар. Бергәләп металл калдыгына әверелгән элеккеге трактор-комбайннар, сиптергечләр детальләрен карусельгә, таганнарга, беседкага, комлыкка, турникка һәм башкаларга әверелдердек, – ди Владимир Викторович. Иминлек турында да онытмыйлар. Барысы да балалар бәрелмәслек-сугылмаслык итеп уйлап эшләнелгән. Кыскасы, тәбәнәк койма белән  әйләндереп алынган, төрле төсләргә буялган мәйданчык заводта җитештерелгәненнән бер дә кайтыш күренми. Юлдан узып барганда игътибарны агачлар арасыннан ачык төсләр ялтыравы җәлеп итте дә. Мондый матурлыкны булдыру хатын-кызлар карамагында.

– Быел  буярга өлгермәдек әле. Шушы көннәрдә яңартырга уйлап торабыз. Буяуларны  акча кушылып бергә алдык. Телефоннан шалтыратышып сүз куешабыз да, эшне башлыйбыз. Күршеләрем кайчан, нишлибез, дип сорап кына торалар, –  ди Мария Кирилловна. Ә менә мәйданчыкның төзеклеге, тәртиптә булуы  өчен җаваплылыкны ул үз өстенә алган.

– Мин пенсиядә булгач көне буе өйдә. Кухня тәрәзәм дә мәйданчыкка карап тора. Җәй буе авылда яшәүче оныкларыбыз Вика һәм Вадимның, башка балаларның ничек уйнавын күз уңымнан җибәрмим. Бигрәк тә анда өлкәнрәкләрне кертмим. Җимерүләре ихтимал бит, – ди ул. Ә менә кечерәкләр хәтта Мөкерледән кадәр киләләр. Алар көтү каршы алыр вакыт җиткәндә аеруча күп булалар икән. Без барган көнне дә мәйданчыкта  дистәдән күбрәк бала рәхәтләнеп уйный иде. Таганда атыналар, карусельдә әйләнәләр, турникта этеләләр. Кайсы рәсем ясый, икенчеләре кояштан беседкада качып, дусларын күзәтә. Өйдән уенчыкларын да алып киләләр. Комда төрле машиналар күп. Игътибарны шулай ук зәвык белән эшләнгән чүп савыты җәлеп итте. Берсе дә үзләре белән алып килгән сок-сулар савытларын, капларны теләсә кая ташламыйлар. Чисталык булырга тиеш. Ул да булмады балалар дәррәү кубып, йорт каршынарак йөгерделәр. Ямь-яшел чирәмле тигез мәйданчыкта футбол кырлары икән. Шунда ук бадминтон да уйныйлар. Суркиннар уңайлы булсын өчен үләнне даими чаптырып торалар. Балалар шат.

–  Без иртәдән кичкә кадәр биредә. Бик ошый, – ди Карина Аланова. Ошарлык та! Мәйданчык кына түгел, урыны да бик матур. Анысын да Суркиннар үз куллары белән тудырган, дисәң дә ялгыш булмас. Моннан егерме ике ел элек Украинадан күченеп кайткан гаиләгә йорт салу өчен үзләре теләгән урынны сайларга рөхсәт бирәләр. Алар  агач-куаклар баскан авыл башын сайлый. Кем әйтмешли, чирәм җирне эшкәртеп диярлек хуҗалыкларын булдыралар. Аннан балаларның яраткан урынына әверелгән биш йортлы Чишмәле урамы барлыкка килә. Яхшы үрнәк башка өлкәннәрне кызыктырган, Мөкерледә дә балалар мәйданчыклары төзи башлаганнар, диләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International