Ана (гайлә) капиталына сертификатны кайчан алырга була. программага керү вакыты озайтылган.
Икенче бала 2021 елның 31 декаберенә кадәр туган яки улыкка алынган булырга тиеш. Монда сертификатны алу һәм ана капиталы акчасын куллануны хәл итү вакыты чикләнгән.
Ана (гайлә) капиталына сертификатны алу өчен:
- ЗАГСта баланың ту (улыкка алу) таныклыгын яздырырга;
- РПФ яшәү урыны буенча территориаль органында ана капиталына дәүләт сертификаты алу турында гариза бланкы тутырырга һәм кирәкле документлар җыярга кирәк.
Сертификат бирү турында гаризаны шулай ук ышанычлы кеше аша бирергә, почта аша яки граңданнарның шәхси кабинеты аша җибәрергә була.
Мәрәҗагать итү вакыты икенче бала туганнан соң чикләнмәгән.
Гаризаны карау вакыты аны бирелгән көннән бер айдан да күп булмаска тиеш. Шуннан сөң 5 көн эчендә гариза язучыга хәбәр килә. Анда кабул ителгән карар (сертификаты бирү яки бирүдән баш тарту турында), шулай ук дәүләт сертификатын алу датасы һәм алу юлы күрсәтелгән була.
- Ана (гайлә) капиталынв дәүләт сертификатын почта аша, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган күпфункцияле үзәкләр, яшәү урыны буенча РПФ территориаль органнарында алырга була.
Сертификат ясау өчен нинди документлар кирәк:
- үрнәк буенча гариза;
- кешенең шәхесе, яшәү урынын танучы документ., ана капиталы алуга хокукы булган кешенең Россия граҗданствосы булуы, паспорт яки аны алыштыручы документ;
- балаларның тууын (улыкка алуны) раслаучы документлар, барлык балаларның туу таныклыклары (улыкка алынганнарының - улыкка алу турындагы таныклык).