Чираттагы шундый очрашулар Казан кооператив институты проректорлары һәм Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Илдар Еремеев катнашында Мөкерле һәм Адав-Толымбай авылы җирлекләрендә узды.
Сүз авыл җирлекләрендә төрле кооперативлар төзү, аларны керемле итеп эшләтү, төзегәндә документларны дөрес итеп тутыру турында барды.
- Республика хакимияте җирле кооперативлар үссен өчен мөмкин булмаганның барысын да эшли. Җиләк-җимеш һәм яшелчәне читтән кертмичә дә булдырыр идек. Буа районында ничә елдан бирле уңышлы гына эшләп килүче гайлә фермерлры һәм фермер хуҗалыклары бар. Кооперативлар төзүдән куркырга кирәк түгел,- диде Юлия Валеева.