Буада урам киносы фестивале була.

2018 елның 27 июле, җомга

1 август көнне республика районнарында Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Шул исәптән Буада да. Бу көнне кичке 9нчы яртыда теләгән һәркем шәһәрнең үзәк мзйданына Ял үзәге каршысына ачык һавада кино карый ала.

Фестивальдә төрле илдә яшәп иҗат итүче яшь режиссерның кыска метражлы фильмнары күрсәтелә. Һәрбер теләүче иң яхшы фильм өчен фонарь, телефон яки зажигалка белән яктыртып тавыш бирә ала. Фестивальне оештыручылар кайсы фильмга ут көчлерәк яна, шул киноны сентябрьгә халык фавориты дип игълан итәчәкләр. 

Конкурс программасына 2018 елның  9 фильмы кертелгән. Шул исәптән кыска метражлы Казан режиссеры Байбулата Батуллинның "Половинки" фильмы да бар. Моннан тыш фестивальдә Константин Челидзенең "Суперприз", Александр Фоминның "Кругосветка", Сергея Рамзаның "Цугцванг", Валентина Сунцованың "Успех", Алексей Харитоновның"Я тебя вижу", "Взятка", Иван Плечевның"Темная ночь", Алла Елисееваның "Ой" фильмнары да катнаша. 
Керү ирекле.

Видео

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International