"Акчарлак" балалар лагеры балаларга үз ишекләрен ачты

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

 "Акчарлак" балаларны сәләәтләндерү лагеры Буа муниципаль районы балаларына үз ишекләрен ачты. 27 июль көнне "Бергә яктырак"  исемле өченче профиль смена ачылды.

Тантаналы линейкада мәгариф идарәсе башлыгының тәрбия әшләре урынбасары Наталья Македонская, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча Идарә башлыгы урынбасары Гөлия Козырева катнашты.

Алар балаларга әйбәт ял итеп, яңа уку елына көч җыюларын теләделәр. Өченче профиль сменада Буа балалар сәнгать мәктәбенең "Микс" 1 номерлы кече хореографик коллектив балалары ял итә. Шулай ук "Батыр" спорт мәктәбенең самбистлары, шәһәр һәм районның сәләтле балалары ял итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International