Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча Идарәсе "Чиста булачак" иҗтимагый яшьләр хәрәкәте белән берлектә, экология һәм ТР табигый ресурслар Министрлыгының Идел аръягындагы Идарәсе ярдәме белән Адав-Толымбай урманында беренче мәртәбә "Плогинг" үткәрде. Бу - чабучылар дистанцияләрне үткәндә чүп-чар җыюны күздә тотучы актив ял төре. Узышу бу чарага азарт өстәде. Иң актив катнашучылар - "Сказка" балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналары.