Буа муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе Ранис Камәртдинов Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны шәһәребездә яшәүче 93-яшьлек Рәшит Сибгатулла улы Долговка "Хезмәт батырлыгы өчен" медален тапшырды. Хатыны Әминә апа белән алар 67-ел бергә яшәп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр.