ТР экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы, ТР Буа районы аучылык җәмгыяте, комплекс профильле региональ күләмдәге “Зөя буйлары” Дәүләт заказнигы белгечләре “Чиста яр буе” акциясендә катнашты. Бу акция кысаларында алар ТР Буа районы Зөя елгасының яр буен чистарттылар.
Барлыгы 5 куб.м чүп-чар җыеп түгелде. Яр буе - шәһәр кешеләренең яраткан урыны. Кызганыч, экология проблемасына барысы да җитди карамый шул. Алар калдырган чүп-чар иртәме-соңмы елгага эләгеп, экологиягә зыян саласын уйламыйлар. 1 категорияле белгеч Гөлия Ваһапова сүзләренчә, ял итүчеләр үзләреннән соң чүп-чар калдырмасалар, яхшы булыр иде.