Фестивальне шәһәр артистлары матур музыкаль номерлар һәм кино турындагы җырлар белән ачты. Тамашачы хөкеменә яшь режиссерларның 9 кыска метражлы фильмы тәкъдим ителде. Тамашачыларның күбесе гаиләләре белән килгән иде, эштән соң рәхәтләнеп ял иттеләр. Барлык тамашачылар саны 400гә якын иде. Килгән һәр кеше карап бәяләде, аннан ошаган фильмына үз тавышын бирде. Иң күп тавышны “Половинки” фильмы җыйды, аның авторы Байбулат Батуллин.