Алдынгыларга тигезләнегез

2018 елның 3 августы, җомга

Урып-җыю эшләре белән район комбайнчылары арасында да ярыш башланды. 31 июльгә иң күп ашлык суктыручылар белән танышыгыз.

“Коммуна” җәмгыятеннән Илдус Насыйбуллин  икенче төркемгә керүче “Акрос-550” комбайны белән 551 тонна бөртек суктырды. Икенче-өченче урыннарны да аның хезмәттәшләре били. Ринат Нигъмәтуллин “Акрос-530” белән 422, Ришат Ибләминов “ДОН-1500” комбайны белән 393 тонна ашлык җыеп алдылар.

Өченче төркемдәгеләр арасында әлегә лидерлык  “Кыят”тан “Акрос-595”та эшләүче Александр Грачевта. Аның күрсәткече 916 тоннага тиң. Биредә үк “КЗС-1218” комбайнын иярләүче Дмитрий Герасимов 651, “Дружба” агрофирмасының 4 номерлы филиалыннан “Мега 370” комбайны белән Марат Алимов 607 тонна иген суктырдылар. Аның хезмәттәше Сирин Җәләлов дүртенче төркемгә керүче “Лексион-540” комбайнында 398 тонна ашлык җыеп алды.

Игеннәрне урдыруда “АгроНур”дан “КСУ-1” агрегаты белән Андрей Емельяновның күрсәткече 140 гектарга тиң.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International