Киңәшле эш нәтиҗә бирә

2018 елның 3 августы, җомга

Быел “Дружба” агрофирмасының “Память Ленина” авыл хуҗалыгы предприятиесендә барлык агрочаралар төгәл башкарылды. Шуның нәтиҗәсендә уҗым культураларының уңышы начар түгел.

Агрочаралар, дигәннән, аларны үткәрү авырга туры килде. Язын кырлар соңарып өлгергәнгә, тракторлар җир өстенә керә алмады. Уҗымнарны шул сәбәпле самолет ярдәмендә тукландырырга карар ителде. Алдыбыздагы 210 гектарлы көзге бодай кыры да шундыйлардан. Бүген ул тигез һәм чиста. Анда комбайнчыларга эшләргә дә җайлы. Ту-ган авылы Алшихта 30 елга якын агроном булып хезмәт куючы Юрий Быков алар яныннан кайтып керми диярлек. Баш агроном Иршат Әхмәтҗанов белән бергә механизаторларның эшен контрольлиләр, үзара киңәшләшеп эш-лиләр.

– Әлеге участокта суктырылган ашлыкны орлыкка салабыз. Ул өлгереп җиткән, дымлылыгы нормага туры килә. Уңыш һәр гектардан уртача 25 центнер чыга. Кайбер кырларда аннан  югарырак уңыш көтәбез, – ди Юрий Быков. Югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк. Моның өчен ул иң элек суктырганда тизлек режимын саклау кирәклеген әйтә. Механизаторлар  аның киңәшләрен һәрвакыт үтәргә тырышалар. Агроном үзе дә мактый аларны.

Кырда эшләүчеләрнең күпчелеген яшь-ләр тәшкил итә. Эдуард Архипов комбайн штурвалы артында икенче ел. Җәмгыятьтә беренче тапкыр уракта катнашучы Илһам Исхаковка да зур өметләр баглыйлар. Барысының да ху-җалыкның гына түгел, районның да алдынгы комбайнчысы Марат Алимовка тигезләнүен телиләр. Былтыр ул 33 мең центнерга якын ашлык суктырган иде. Игенчеләргә быел уртак тырышлык, үзара аңлашу белән   6820 гектарда бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора. Шуның 2350 гектарын көзге бодай тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International