Хөрмәтле налог түләүчеләр – индивидуаль эшмәкәрләр!
ТР буенча Россиянең 8нче номерлы районара федераль налог хезмәте исегезгә төшерә: РФ Налог Кодексының419 маддәсе нигезендә индивидуаль эшмәкәрләр мәҗбүри пенсия һәм мәҗбүри медицина страхованиесенә взнос түлиләр.
Индивидуаль эшмәкәрләрнең бюджеттан тыш дәүләт фондына взнослары теркәүче органнарның ЕГРИПка керткән мәгълүматыннан– индивидуаль эшмәкәр статусы алганнан физик затның индивидуаль эшмәкәр буларак туктаганчыга кадәр – түләнгән санала.
Әгәр эш көткән өметләрне акламаса, акча түгеп, кирәкмәгән документация алып бармас өчен, ИПны ябу отышлырак.
Индивидуаль эшмәкәр эшчәнлеген туктатуны теркәү өчен, түбәндәге документлар кирәк:
Индивидуаль эшмәкәр эшчәнлеген туктату өчен документлар пакетын Сез Казан шәһәре, В.Кулагин урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан ТР Россиянең 18нче номерлы районара федераль налог хезмәтенә бирә аласыз. Моны шәхси визит яки нотариаль ышанычнамә бн вәкил аша, яисә үзең яки нотариаль ышанычнамә бн вәкил Буа шәһәре, Космовский ур., 108г йорты адресында урнашкан күпфункцияле үзәкләргә барып, яисә описьле кыйммәтле хат белән Россия Почтасы аша да җибәреп була.