Анжелика Сахалинга бара

2018 елның 3 августы, җомга

Буа ветеринария техникумының дүртенче курс студенты Анжелика Таҗетдинова Южно-Сахалинск шәһәрендә 8-12 августта узачак “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) милли чемпионатының финал этабында катнашачак.

Моңа кадәр булачак ветеринар уку елы дәвамында озын конкурслар юлы үтте.  Аның “Ветеринария” компетенциясе буенча уку йорты, региональ этапларда,  Идел буе Федераль округының сайлап алу ярышларында үзен иң остасы итеп танытуы турында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Моннан тыш ул башка регионнарда узган бәйгеләрдә дә конкурстан тыш чыгыш ясаган. Аларда да белеме беренче урынга бәяләнгән. Болар кызның бу өлкәдә тәҗрибәсен, ышанычын арттыру максатында гына эшләнгән.

–  Анжеликаның белем дәрәҗәсе бик югары. Аңа Россия күләмендә җиңү өчен бары үз-үзен   нык тотарга, югалып калмаска гына кирәк, – ди  укытучысы, милли эксперт Максим Мечов. Милли чемпионатка әзерлек тә нигездә белгәнне ныгытудан, техниканы һәм методиканы чарлаудан гыйбарәт. Конкурста биремнәрне дөрес эшләү генә җитми, хәрәкәтләр төгәллеге, үз-үзеңне тотыш, хәтта ничек елмаюың да исәпкә алыначак бит.  Шуның өстенә сиңа әллә никадәр кешенең карашы төбәлгән. Сәгатьләр дәвамында үз дөньяңа чумып, аларга игътибар  итми, дулкынланмый кара син. Биремнәр дә бер дә җиңелләрдән түгел. Алар конкурстан конкурска катлаулана да бара. Финал этапта Анжеликага тагын сигез катнашучы белән бергә 17 бирем эшләргә туры киләчәк. Аларның 70 проценты нинди булачагы билгеле, ә калганы – яшеренгән.

Без дә мөлаем, нәзәкатьле һәм шул ук вакытта белеме һәм ихтыяры белән көчле Анжеликага уңышлар теләп җиңеп кайтуын көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International