Яңа Чәчкап авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Дуслык” агитбригадасы игенчеләр өчен ел саен концерт программасы әзерли. Быел да урак өсте старт алу белән “гастрольгә” чыктылар.
Шушы көннәрдә алар фермер Сәйдәш Мусин хуҗалыгына юл алдылар. Көзге бодай кырында, ындыр табагында эш-ләүчеләрне азрак ял иттереп, иң матур җырларын яңгыраттылар. Баянчылар Фәрит Садриев һәм Мәскәүдән кунакка кайткан Наил Фәхретдинов сузган көйләргә, түзмәде, Сәйдәш үзе дә кушылып җырлады.