Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 августка бөртекле культуралар барлык мәйданның 22,1 процентында җыеп алынды.
“Ямбулат”та бу күрсәткеч 60,5, “Дружба” агрофир-масының 4 номерлы филиалында 46 процентка тиң. Аерым культуралардан16717 гектарда игелгән уҗым бодаеның 70 проценты, 408 гектар мәйданда үстерелгән арышның 74 проценты суктырылды.
Ындыр табакларына барлыгы 31478 тонна ашлык, шул исәптән 29720 тонна көзге бодай, 846 тонна арыш, 445 тонна арпа, 467 тонна борчак кайтарылды.