Буа хаҗилары Илмир хәзрәт Хәсәнов белән берлектә Хаҗга юл тоттылар. Аларны Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, туганнары һәм� дуслары озатты. Изге Мәккәгә Буа районыннан 20 кеше китте. Буалылардан тыш, Сауд Аравиясенә Ульян, Самара, Екатеринбург шәһәрләре кешеләре дә бар.