Буалылар игътибарына!

2018 елның 7 августы, сишәмбе

          Тимер юл - уңайлы һәм кирәкле транспорт төре. Аннан һәр көнне миллионлаган кеше файдалана. Транспортта тизлек арттыру, юлда булу һәм йөкне китереп җиткерү вакытын кыскартып, күп проблемалараны хәл итте, әмма шуның белән бергә кеше өчен бихисап куркынычлык та тудырды.
          "РЖД" ААҖ эшчәнлеге төп юнәлешләренең берсе - кешеләр тимер юл инфраструктурасында булганда куркынычсыз шартлар белән тәэмин итү.Ләкин компания тарафыннан чаралар күрелсә дә, тимер юл транспорты объектларында кагыйдәләрне тупас бозучы гражданнар гаебе белән бәхетсезлек очраклары күп була.
         Тимер юлда балигъ булмаган гражданнарның травма алуы аеруча хафалы. Яшүсмер белән булган бәхетсезлектә һәрвакыт олыларның гаебе бар. Алар балаларына куркыныч янау чынбарлыгын, игътибарсызлыкның аяныч нәтиҗәләре турында аңлатмыйлар (яки начар аңлаталар), балаларының буш вакытны кая һәм кем белән үткәргәннәрен, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен контрольдә тотмыйлар. Алай гына да түгел, еш кына үзләре дә начар үрнәк күрсәтәлә.
       Еш кына балалар һәм яшүсмерләр тимер юлда юллар буйлап йөргәндә һәм килеп баручы поезд алдыннан юлны кисеп чыкканда, "селфи" ясыйм дип, тимер юл составына (цистернага) урынсыз менгәндә элекроток сугудан травма алалар.
    Контактлы чыбык астындагы юлларда торучы хәрәкәттәге состав иң куркыныч зона исәпләнә. Контактлы чыбыкка тимичә дә, үлерлек пешергә мөмкин, 2 м дан да аз арага якын килү дә җитә.
    Балигъ булмаганнар еш кына мобиль телефоннан сөйләшәләр яки колакчыннар киеп музыка тыңлыйлар. Бу поездның локомотив бригадасы бирә торган сигналларны ишетергә, шулай ук гадәттән тыш ситуациядә вакытында реакция бирергә комачаулый.
   Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: тимер юл - уйнау һәм күңел ачу урыны түгел. Хөрмәтле өлкәннәр, тимер юлда балаларны караучысыз калдырмагыз.

Мәктәп укучылар! Тимер юл транспортында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!

Исегездә тотыгыз: тимер юл транспорты - аеруча куркыныч зона, шуңа күрә, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык чараларын һәм транспорттагы кагыйдәләрне төгәл үтәгез. 

Тимер юлны рөхсәт ителгән урыннарда гына чыгыгыз, килүче поезд алдыннан чабып чыкмагыз. Исегездә тотыгыз! Поездны тиз генә туктатып булмый.
             Тимер юл аша чыкканда, җәяүлеләр өчен булган күпердән файдаланыгыз, билгеләргә игътибар итегез, сигналларны тыңлагыз. Юлны чыкканчы, аларның буш икәненә ышаныгыз.
          Поезд китеп, юллар арасына чыкканда, каршы якта поезд юклыгына ышаныгыз.
          Вагон астына кермәгез. Вагон түбәсендә, вагоннан вагонга күчү мәйданчыгында, баскычта, шулай ук йөк поездларында бару тыела.
    Юлларда уйнарга һәм тимер юл тирәсендә йөрергә ярамый.
     Электр тогы сукмасын өчен, вагон түбәләренә, тимер юл күперләренең металл конструкцияләренә менмәгез.
    Поездда барганда түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:
    - поезд барганда утырмагыз һәм чыкмагыз;
    - вагонга поезд тулысынча туктагач кына һәм утырту платформасы булган яктан гына керегез һәм чыгыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International