Буа муниципаль районы башлыгы Марат Зяббаров җитәкчелегендәге Буа делегациясе Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану Департаментында булды. Марат Азат улы районыбызның мәгариф Идарәсе хезмәткәрләре һәм шәһәр мәктәпләренең ата-аналар комитеты белән берлектә Департамент эшчәнлеге белән танышты. Буа муниципаль районы мәгариф Идарәсенең рәсми аккаунтыннан репост @obrazovanie_bua:
Исегезгә төшерәбез: яңа елдан Департамент Буа муниципаль районы балалар бакчасына сыйфатлы һәм тикшерү узган продукция китерүне оештыра. 1сентябрьдән Департаментның шәһәр мәктәбе укучыларына ашауны оештыруда катнашуы планлаштырылган. Департамент эшен түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:
- шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә кайнар азык булдыру
- мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә кайнар азык булдыру
- сәламәтлекне саклау учреждениеләрендә ашауны оештыру
- коммерция эшчәнлеге
- мәктәпләрдә ашау өчен кулдан түләми торган система кертү
- кече яшьтәге балалар өчен сөт продукциясен җитештерү һәм реализацияләү
Белем бирү, мәктәпкәчә, сәламәтлекне саклау учреждениеләрендә ашауны оештыру һәм ашамлыклар белән тәэмин итү өчен Департамент составында: 4 әзерләү фабрикасы, "Юрюзань" кафесы, азык-төлек складлары комплексы, ит ярым фабрикатларын җитештерү һәм атланмай фасовкалау цехлары, 47 берәмлектән торган махсуслашкан автотранспорт паркы, 10 бүлек эшли. Барлыгы 565 кеше хезмәт куя.