Ядрин районының Совхозный поселогында В.И.Чапаев исемендәге Чувашия токымлы ат заводында "Чувашия Кубогы " исемле Бөтенроссия ат чабышлары узды. Төп приз - Чувашия ат заводының Алтын Кубок иясе- Буадан Лучедор исемле 6 яшьлек айгыр һәм җайдак Дилә Галимҗанова. Ярышларда Татарстан, Мәскәү, Ульян өлкәсе, Башкирия һәм Россиянең башка регионнарыннан да җайдаклар бар иде. Спорт бәйрәменә 3 меңнән артык кеше килгән. Ат чабышлары ачуның тантаналы церемониясендә Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та катнашты. Җиңү белән котлыйбыз!