“Наше время – Безнең заман”

2018 елның 11 августы, шимбә

2018 елның августыннан ноябрьгә хәтле “Наше время – Безнең заман” эшләүче яшьләр иҗатының VI ачык республика телевизион фестивале узачак. Фестиваль республикабыз предприятияләре һәм оешмаларында эшләүче яшьләренең иҗади потенциалын ачу,  инженер – техник кадрларның яңа буынын формалаштыру һәм эшче профессияләрне популярлаштыру максатыннан чыгып үткәрелә. Чара Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миннеханов ярдәме белән үткәрелә.

Фестивальнең нигезләмәсе һәм кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгының рәсми сайтында www.mpt.tatarstan.ru һәм фестиваль сайтында www.bzzm.ru бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International