Бүген үзенең 90 еллык юбилеен Буа шәһәрендә яшәүче Бычкова Раиса Филипп кызы билгеләп үтә. Район җитәкчелеге исеменнән бу зур дата белән юбилярны Буа муниципаль районындагы Хезмәт һәм Социаль яклау Министрлыгының социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Р.Камалова котлады. Аңа нык сәламәтлек, яхшы кәеф теләделәр, чәчәкләр, Россия Президентыннан хат белән бүләк тапшырдылар. Тыл хезмәтчәне Раиса Филипп кызы “Кызыл байрак” колхозында төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга киткән. Аны сугыш елы сынаулары да, авыр тормыш та читләтеп узмаган. Тормыш иптәше белән алар 5бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ул кызы Галина Иван кызы һәм кияве Фәрит Вазыйх улы тәрбиясендә яши.