90 яшьлек юбилеен билгеләүче

2018 елның 11 августы, шимбә

Котлау сүзләрен бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләүче Шәрәфуллина Туйбикә Нурулла кызы  кабул итә. Аның хезмәт юлы откормсовхоз белән бәйле, ул анда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Бүген исә тыл хезмәтчәне кызы белән яши. Кызы әнисен тормышта биргән киңәшләре, белемнәре, яратуы, игътибары өчен рәхмәтле. "Әти-әниләр хезмәткә мәхәббәт тәрбияләделәр, намуслы һәм тәртипле булырга өйрәттеләр", - ди юбилярның кызы Мәдинә Шәйхулла кызы.
      Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгының Буа муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Ләйлә Рөстәм кызы РФ Президентыннан исемле котлау хаты һәм район җитәкчелегеннән бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International