Елга-күлләр, сулык-чишмәләр - барысы да кеше тәрбиясенә һәм игътибарына мохтаҗ. Ел саен үткәрелә торган республика "Чиста яр буе" эко-акциясендә "Батыр" спорт мәктәбе хезмәткәрләре актив катнаша. Әлмәт шәһәре экология Департаменты бүләк иткән футболкалар киеп, балалар бакчасы коллективы Түгәрәк күл яр буен тәртипкә китерде, елга зонасын чүп-чардан чистартты. Күмәк көч белән 10 капчык чүп-чар җыелды.