Үткән шимбәдә Буаның Үзәк паркында физкультурник көне булды. Һөнәри бәйрәмнәре белән спортсменнарны Буа муниципаль район башлыгы беренче урынбасары Илдар Еремеев котлады. Ул физик культура һәм спорт хезмәткәрләренә, ветераннарга, яшь спортсменнарага бүләкләр тапшырды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Идарәсе башлыгы Ленар Садыков спорт меценатларын билгеләп үтте, иң-иңнәргә ГТО Комплексының көмеш һәм бронза знакларын тапшырды. Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң яшьләр спорт мәктәбе тренерлары һәм мәктәп укытучылары командалары арасында җинел атлетика, стритбол, канат тартышу, футбол, спорт эстафетасы буенча ярышлар узды.