Буа районы Ташкичү авылында Нәфис Әхәтов истәлегенә минифутбол буенча турнир булып узды. Спорт чарасы Буа муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Идарәсе ярдәмендә үткәрелде. Нәфис Әхәтов –мотоукчылар батальоны штабы башлыгы, Ташкичү авылы кешесе, Көньяк Осетиядә автокатастрофада үлгән.