Беренче урынны яулады

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Буа ветеринар техникумы студенткасы Анжелика Таҗетдинова WorldSkills Russia 2018 “Яшь профессионаллар” Милли чемпионат Финалында “Ветеринария” компетенциясендә беренче урынны яулады. “Яшь профессионаллар” VI Милли чемпионатның Финалы 8нче августан 12енә кадәр Көньяк –Сахалинск шәһәрендә узды.  “Яшь профессионаллар” Милли чемпионат Финалының оештыручылары –““Яшь профессионаллар” эшче кадрлар һәм профессиональ оешмаларны үстерү Агенствосы”, Сахалин өлкәсе Хөкүмәте стратегик инициативалар Агенствосы, РФ мәгариф һәм фән Министрлыгы, РФ хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгы. Чемпионатны оештыру буенча комитетны Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко җитәкләде.

   Татарстан Республикасы World Skills 2018 Милли чемпионатында 62 компетенциядәннең 37сендә катнашты. Чемпионат вакытында команда 29 медаль яулады, шуларның 19ы –алтын, 4се –көмеш, 6сы –бронза.

   Анңелика Таҗетдинова - Буа ветеринар техникумының 4нче курс студенткасы - “Яшь професионаллар “ VI Милли чемпионат Финалында “Ветеринария” комтенециясендә җиңүче булды. Бу компетенциядә ул барлыгы 546 очко җыйды.

   Гомуми команда медаль зачетында республика командасы 2нче урын алды. Шулай ук Татарстан профессинализм өчен 8 медаль яулады. Болар - 500 балдан да күбрәк җыючылар.

      Халыкара бренчелекләрдә илебезне тәкъдим итәр өчен, Милли чемпионатның җиңүчеләре һәм призерлары WorldSkills Russia Милли җыелмасының киңәйтелгән составына керәчәк.  Якын арада –Будапештта Европа чемпионаты (2018нең сентябере) һәм Казанда Дөнья чемпионаты (2019ның августы) .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International