60 ел бергә: ирле хатынлы Равил һәм Җәүһәр Мифтаховлар 13 августта бриллиант туйларын бәйрәм итәләр. Равил абый Мифтахов тумышы белән Норлат авылыннан, Буа райпосында күп еллар машина йөртүче булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, Равил Абзал улы 16 ел Норлат авылының имам –хатыйбы булып тоган. Хатыны Җәүһәр Мифтахова “Маяк” колхозында хөзмәт куйган: чөгендер утаган, зернотокта эшләгән. Равил абый белән Җәүһәр апа дүрт бала тәрбияләгәннәр, аларның җиде оныгы, оныкларының балалары да бар. Гомер буе Мифтаховлар иңне-иңгә куеп яшәгәннәр, бүген алар – бер-берсе өчен гомерлек юлдашлар. Алда исә тимер туй, аны алтмыш биш ел булгач бәйрәм итәчәкләр, һәм җитмеш ел тулгач –теләп алынган туй –яшисе дә яшисе! Равил абый һәм Җәүһәр апа гаиләсен бриллиант туйлары белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез.