Котлыйбыз!

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Татарстан гаиләләре Фестивале-2018 кысаларында үткәрелә торган “Рәхмәт, әнием” фотопроекты җиңүчесе – Буа шәһәреннән Зөһрә һәм Илнар Талиповлар гаиләсе. Котлыйбыз! Тавыш бирүдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт әйтәбез. Ләкин моның белән генә түгел әле! Августның 10ыннан 20сенә кадәр Татарстан гаиләләре Фестивале – 2018дә катнашучыларның “Әти турында сүз” фотоэшләре өчен тавыш бирү бара. “Әти турында сүз” фотопроекты ул – әтиләрнең ышанычлы көченә ярату, ихтирам һәм рәхмәт сүзләре. Тавыш бирү өчен, “Әти турында сүз”фотоальбомына кереп, итәгенә сабый бала утырткан ирнең фотографиясен табарга. “В контакте” социаль челтәренең “Нечкәбил” группасында тавыш бирергә кирәк. “Нечкәбил” конкурсының оештыру комитеты җиңүчеләрне бүләкләү Татарстан гаиләләре Фестивале – 2018дә булачак дип хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International