Ел саен балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау Республика комиссиясе ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы белән берлектә Эчке эшләр органнары балигъ булмаганнар бүлекчәсенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комииссиясендә исәптә торучы, аз керемле, тәрбиягә алган, опекун, социаль куркыныч янаган гаиләдәге балигъ булмаганнар өчен “Йолдызлы десант” палаткалы лагерь Республика сменасы үткәрә.
Балалар һәм яшьләрнең ялын, сәламәтләнүен, мәшгульлеген оештыру Республика программасын тормышка ашыру кысаларында 2018 елда Буа муниципаль районы шушы категория гаиләләрдән булган 16 баланы ике сменага Апас муниципаль районындагы “Йолдызлы десант” палаткалы лагереның Республика сменасына җибәрде.
Палаткалы лагерьда катнашучылар ризык пешерергә, палаткалар куярга өйрәнде, туризм һәм йөзү күнекмәләрен үздәштерде, яңа дуслар тапты. Шулай ук лагерь программасында уен формасында наркомания, тәмәке тарту, алкоголизм, җинаятьчелек кебек проблемаларны кисәтүгә корылган тематик дәресләр дә каралган.