Илнур Гайнетдинов, Тәтештән килеп, Буа районында каркаслы ферма төзи.

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Республикада фермаерларга грант отучылар арасында Буа районы вәкилләре дә бар. Шуларның берсе – Илнур Гайнетдинов. Үзе Тәтештә яши, әти-әниләре Зур Кырлангыдан.

  • Балачагым шушы авылда узды. Шәһәргә кире алып китмәсеннәр өчен, әниләрдән качкаымны хәтерлим. Барыбер монда кайттым. Фермерлык белән шөгыльләнергә мине бәхетсезлек этәрде. Авариядә бер аяксыз калдым. Бу хәлдә мин эш таба алмыйча аптырадым. Әкренләп мал-туар асрарга керештем. Эшне киңәйтергә теләп, Зур Кырлангыда арендага җир алдым. Хәзер менә 30 баш терлеккә сыер фермасы төзим, - диде яшь фермер.

Киләчәктә ул сөт җитештерү фермасы төзергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International