“Ял үзәге” МБУ хезмәткәрләре һәм РДКда эшләүче ТР Атказанган артистлары Равил Ягъфәров белән Виктор Моисеев “Яхшылыкка - яхшылык” концерт программасы белән бик җылы, якты, кунакчыл “Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат”ында кунакта булдылар. Бәйрәмдә төрле музыкаль конкурслар, оештыручы һәм артистлар, шулай ук интернатта яшәүчеләр катнашында җыр-биюләр булды.