Бакча һәм индивидуаль йортларны төзү һәм реконструкцияләүдә хәбәр итү тәртибен эченә алган федераль закон үз көченә керде. Закон буенча индивидуаль торак төзелеше кишәрлегендә индивидуаль йортлар төзүгә рөхсәт бирү туктатыла. Йорт төзүче төзелешкә рөхсәт бирүче органга торак йорт торгызу турында махсус хәбәр җибәрергә тиеш. Элеккеге тәртип 500 кв.м мәйданнан да зур булган йортларга карата саклана. “Бакча йортын төзү турында да хакимияткә хәбәр итәсе була. 2019 елның 1 мартыннан соң, бу процедураны үтмичә, кадастрга исәпкә куеп та, хокукларны рәсмиләштереп тә булмый. Моңа кадәр хәбәр итмичә дә, рөхсәтсез дә төзергә мөмкин иде. Төзелешнең бетүе турында да башкарма комитетка яки авыл советына хәбәр итәргә кирәк була. Әлегә хәбәр итүнең расланган формасы юк, әмма якын арада ул булыр дип көтелә”, - диде ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова. Бу хәбәрдә мөрәҗәгать итүченең паспорт мәгълүматлары, кишәрлекнең кадастр номеры, адресы, аның рөхсәт ителгән файдалануы, кишәрлек хокулары һәм планлаштырыласы йортның параметрлары турында мәгълүмат булырга тиеш. Шулай ук индивидуаль яки бакча йортының күчемсез милекне бүлү өчен каралмаганлыгы күрсәтелергә тиеш. Хәбәр дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәкләр, почта аша җибәрелә. Җавап итеп йорт төзүче хакимият органыннан буласы объект параметрлары җирдән файдалану һәм төзелеш, территорияне планлаштыру һәм федераль закон документацияләре кагыйдәләре таләпләренә туры килүе турында хәбәр алырга тиеш. Хакимият органнары җир хуҗасына төзелеш турында хәбәр алганнан алып 7 эш көненнән дә соңга калмыйча документ җибәрергә тиеш. Закон индивидуаль торак төзелеш кишәрлекләрендә йорт төзүгә булган бердәм таләпләрне дә билгеләде. Алар торак пункт җирендә, ә бакча йорты бакча кишәрлекләрендә булырга тиеш . Йортлар өч этаж белән чикләнгән һәм 20 м дан да биек булмаска тиеш, диелгән.
ТР буенча Кадастр палатасы пресс-хезмәте