90 яшьлек юбилей

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

90 яшьлек юбилеен Кошки-Теняково авылында гомер итүче Александрова Клавдия Иван кызы билгеләп үтә. Тыл хезмәтчәненә җылы тәбрикләү сүзләрен Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары И.Ф.Еремеев, Кошки-Теняково авыл җирлеге башлыгы А.В.Стрелков җиткерде.Алар юбилярның балалары һәм оныклары белән бергә күпьеллык намуслы хезмәт өчен рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре әйтте. Ихластан Клавдия Иван кызына нык сәламәтлек, якыннарның игътибарын һәм ярдәмен тоеп, иминлектә озак еллар яшәвен теләделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Илдар Фәрит улы РФ Президенты В.Путинның котлау хатын укыды.

      Клавдия Иван кызы ире белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Аның тормышы илебез тормышы белән аерылгысыз: Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, “Гигант” колхозында эшләү – искә алырлык та, горурланырлык та бар. Һәрбарчабызга өлкәннәрдән Ватанга мәхәббәт, бердәмлек, әхлаклылык һәм бурычыңа тугры калырга өйрәнергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International