2017 ел белән чагыштырганда, Буа районында бизнес хәленең индексы күпкә үзгәргән, +6,7%. Безнең арттан Зәй, Тукай, Аксубай һәм Түбән Кама районнары бара. Бу хакта “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында узучы ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек советының тугызынчы киңәйтелгән утырышында әйтелде. Бизнес хәле индексы буенча Татарстан районнары рейтингында беренче урында Тәтеш районы. Бу – 2018 елда республиканың муниципаль районнарында эшлекле климатны тикшеренүдән килеп чыккан факт. Тәтеш районының индексы – 53,8. Бу - оптимистик кәеф һәм хакимият белән мөнәсәбәтләр дигән сүз, диелә рейтинг аңлатмасында.