ТР буенча Россия Пенсия Фонды Бүлеге исегезгә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләрдән файдаланучы, әмма аны акчалата алучы федераль ташламалардан файдаланучылар Пенсия Фонды территориаль органнарына яки РПФ сайтында Шәхси кабинет аша гариза бирә, һәм соцпакет алу хокукын кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 январена кадәр гамәлдә була.
Социаль хезмәтләр үз эченә:
“Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокукы булган федераль ташламалардан файдаланучыларга ветераннар, инвалидлар, инвалид балаларны да кертеп, элеккеге балигъ булмаган фашизм тоткыннары, радиация тәэсиреннән зыян күргән аерым гражданнар категорияләре керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 144 мең диярлек кеше ала”, - дип билгеләде ТР буенча РПФ Бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.