Мәктәпкә җыярга булыш

2018 елның 17 августы, җомга

   2007 елдан традиция буенча яңа уку елы алдыннан Татарстанда “Мәктәпкә җыярга булыш” хәйрия акциясе үткәрелә. Ул аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалид әти-әниләр белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Акцияне оештыручылар: хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы, ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы, республика муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары. Буа муниципаль районында яңа уку елы алдыннан аз керемле, күп балалы гаиләләрдән булган, тәрбиягә алынган балалар, инвалид балалар һ.б.га адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

   “Мәктәпкә җыярга булыш” республика хәйрия акциясен үткәрү матур гадәткә керде.

    2018-2019 уку елында Буа муниципаль районында мәктәп бусагасын беренче мәртәбә 475 бала атлап керәчәк.

    Акциягә игътибарны җәлеп итү өчен, “Шәфкать” хәйрия фондының исәп-хисап счетын күрсәтеп һәм акциядә катнашырга чакырып, “Буа” җирле телевидение аша, “Байрак” җирле газетасында бастырып реклама оештырылды. Шулай ук районның предприятие, учреждение, агрофирма җитәкчеләренә хатлар җибәрелде.

   Акча җыюның төп методы – предприятие, оешма, шәхси предриятие, агрофирмаларның спонсор ярдәме. Районның оешма һәм предприятиеләре  “Мәктәпкә җыярга булыш” акциясенә актив керештеләр. Беренче сыйныфка укырга баручы балаларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү өчен, барлыгы 420мең сум акча җыелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International